ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова «Тәртип» радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде

2022 елның 27 мае, җомга

2022 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова «Тәртип» радиостанциясендә кунак булды.

24-25 май көннәрендә республика мәктәпләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады, шуңа күрә сөйләшүне дә бу бәйрәмнән башладылар. Тапшыру барышында йомгаклау аттестациясе, милли белем бирү, мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча фикер алышырга өлгерделәр. Закирова шулай ук "Туган тел-2022" республика тәрбиячеләр һәм туган тел укытучылары фестивале турында тәэсирләре белән уртаклашты, "Ана теле" онлайн-мәктәбе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International