Мәгариф һәм фән министрлыгында көллиятләр базасында остаханәләр саны арту турында хәбәр иттеләр

2022 елның 28 мае, шимбә

2019 елдан 2274 заманча остаханәләр булдырылды, бу ел ахырына аларның саны – 3174, ә 2025 елга 5574 булачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Виктор Неумывайкин хәбәр итте.
 
«Урта һөнәри белемле кадрлардан башка төбәк һәм тулаем ил икътисадын үстерү мөмкин түгел диярлек. Урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсе – практик әзерлек сәгатьләренең шул кадәр күп булуын һәм реаль җиһазларда әзерлекне күз алдында тоткан бердәнбер дәрәҗә», - дип хәбәр итә Виктор Неумывайкин. 
 
«Профессионалитет» федераль проекты өч төп инициативаны үз эченә ала. Беренчесе – белем бирү-җитештерү кластерларын булдыру юлы белән икътисадның реаль секторы предприятиеләрен һәм колледжларны интеграцияләү. Икенчесе – яңа белем бирү программаларын (профессионалитет) гамәлгә кертү, шул исәптән уку вакытын оптимальләштерүне күздә тота. Өченчесе – Урта һөнәри белем бирү өчен педагогик кадрлар әзерләүнең дәүләт системасын торгызу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International