Россиядә Белоруссия һәм Россиянең яшь экологлары слетында катнашу өчен «Чикләрсез Экология» командасы формалаштырачаклар

2022 елның 28 мае, шимбә

Беларусь һәм Россиянең яшь экологлары слетында катнашу өчен Россия мәгариф оешмалары укучыларын Бөтенроссия конкурслы сайлап алуның федераль этабы башланды. Сайлап алу 2022 елның 27-29 маенда узачак, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Конкурста региональ этапларда җиңүче балалар катнаша. Бу – РФ 24 субъектыннан 14-17 яшьлек 106 укучы.

Федераль этапта катнашучыларга биш тематик юнәлеш буенча әңгәмәләр узарга туры киләчәк: ботаника, энтомология, орнитология, гидробиология һәм туфрак белеме.

Укучылар кыр тикшеренүләрен үткәрү күнекмәләрен, шулай ук сайлап алынган тематик юнәлеш буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Шулай итеп, алар төбәк этабында башкарган тикшеренүләрнең презентацияләрен тәкъдим итәчәкләр, ә соңыннан жюри сорауларына җавап бирәчәкләр.

Конкурс сайлап алуның федераль этабы нәтиҗәләре буенча Беларусь һәм Россиянең яшь экологлары слетында катнашу өчен «Чикләрсез Экология» командасы формалаштырылачак.

«Чикләрсез Экология» берлек проекты яшьләрнең әйләнә-тирәлеккә карата кызыксынуларын һәм җаваплы мөнәсәбәтен үстерә һәм хуплый, Беларусь һәм Россиянең яшь экологлары һәм биологлары арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International