Бүген, 30 майда Татарстанның 12 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Рус теле уртача гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан булып тора. Рус теле буенча минималь чик 24 балл тәшкил итә. «Укудагы аерым уңышлары өчен» медален раслау өчен чыгарылыш сыйныф укучысы 70 баллдан да ким булмаган балл җыерга тиеш.
94 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 83 пункт гомуми белем бирү оешмалары базасында һәм 11 имтихан үткәрү пункты - өйдә.
Имтихан үткәрү пункты эшендә 4879 педагогик хезмәткәр катнашыр дип көтелә. Әлеге пунктларның 1093 аудиториясендә онлайн видеокүзәтү оештырылган.
30 июньдә Рус теле буенча БДИга агымдагы елның 11 842 чыгарылыш укучысы гариза биргән.
Рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханында 46 имтихан үткәрү пункты һәм 327 чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша. 517 педагогик хезмәткәр катнашуы планлаштырыла. 67 аудиториядә онлайн видеокүзәтү алып барыла.
БДИда «Интернет» челтәре буенча имтихан материалларын алу һәм имтихан үткәрү пункты аудиторияләрендә бланкларны Сканерлау технологиясе кулланыла. Узган еллардагы кебек үк, аудиториядә контроль-үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру технологиясе кулланылачак.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.
Рус теле буенча БДИ 3 сәгать 30 минут дәвам итә.