26 май көнне, Балаларны яклау көне алдыннан, Нурлат балалар йортында бәйрәм программасы булып узды.
Балаларны котларга ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Егоров, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Цеханович, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Ахаджон Ишматов, шәһәр прокурорының беренче урынбасары Антон Васютин, «Болгар» милли хәйрия фонды Идарәсе Рәисе Фәрит Мифтахов, Нурлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров килгән иде.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунаклар өчен Бәйрәм концерт программасы әзерләделәр: җырлар, биюләр, шигырьләр башкардылар. Концерт гомуми җыр белән тәмамланды.
Кунаклар балаларны кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр. ТР Прокуратурасы исеменнән балаларга Sony аудиосистемасын, радиомикрофоннар һәм Бәйрәм табынына җиләк-җимеш бүләк иттеләр. «Болгар» ТР Милли хәйрия фонды исеменнән спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырылды. Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы традиция буенча тортлар һәм татлы бүләкләр тапшырды. Бер генә бала да игътибарсыз калмады.