Татарстанда капиталь ремонт буенча киң күләмле эшләр мәгариф өлкәсендә алып барыла. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ремонт эшләренең өчтән бер өлеше тәмамланган.
Быел республика һәм федераль программалар буенча капиталь ремонт программасына 119 мәктәп һәм интернат-мәктәп кертелгән. Бу турыда республика Хөкүмәт Йортында атналык киңәшмәдә сөйләделәр.
Подрядчылар 92 объектны эшләргә алган. Башкарылган эш 33 процент тәшкил итә.
Балалар бакчаларында да капиталь ремонт башланды. Анда 34 процент эш башкарылган.
Айзатуллин сүзләренчә, быел мәктәпләрдә азык блокларын ремонтлау аерым программага кертелгән. Ул эшләр 9 муниципаль берәмлектәге 14 объектта башланган.
Ресурс үзәкләрендә ремонт эшләренең 40 проценты тәмамланган.