Татарстанның яшь кешеләре экопремия һәм диңгезгә юллама өчен көрәшә алалар

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) «Экология-һәркемнең эше» II Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясен үткәрә. Конкурста катнашу өчен Татарстаннан да укучылар чакырыла, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте.

Конкурста алты яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша. Балалар үз эшләрен тугыз номинациядә тәкъдим итә алалар, алар арасында шәхси һәм команда номинацияләре дә бар. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар рәсми сайтта кабул ителә. www.экологияделокаждого.рф( 2022 елның 1 октябренә кадәр). Нәтиҗәләр 2022 елның ноябрендә ясалачак.

Узган ел «Экология — һәркемнең эше» премиясе Росприроднадзор тарафыннан беренче тапкыр үткәрелде. Ул вакытта конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук дөньяның тагын 28 иленнән 9,5 мең гариза кергән. 250дән артык катнашучы кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Иң яхшы эшләрнең авторларына «Орленок» ВДЦда һәм Сочида «Жемчужина» гранд-Отелендә экологик сменага юлламалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International