Ата-аналарга БДИ алдыннан стрессны җиңәргә ярдәм итү өчен биш киңәш

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

1. Балагыздан аның өчен бердәм дәүләт имтиханы нәрсә икәнлеген сорагыз. Ул сезгә аны үзе сөйләсен. "Бәлки, аның нинди дә булса идеяләре бардыр, ә сез алар турында берни дә белмисез. Әгәр сездә бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан икән, сез аның җавабыннан күп нәрсә аңларсыз. Әйтик, бала өчен түбән балл - катастрофа, ди. Бу очракта, ни өчен нәкъ менә шулай булуын ачыклагыз. Бу сайланган вузга бюджетка керә алмау белән бәйлеме? Түләүле уку мөмкинлеге булуын, колледжга укырга керергә, бер ел өйдә ял итеп алу мөмкинлеге булуын искәртегез... сезнең үзегездә дә мондый очракта запас вариант булырга тиеш, әмма балага бу хакта сөйләү мәҗбүри түгел", - дип сөйләде Наталия Ширкова.

2. Сезнең балагыз бары тик бишле билгеләренә генә укый, медаль иясе, олимпиадаларда катнашучымы? Сезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Мондый балалар барысында да беренче булырга тели, уңышка ирешә һәм, кагыйдә буларак, зур булмаган уңышсызлыкларны авыр кичерә. Алар әти-әниләренең, укытучыларының, яшьтәшләренең ышанчыларын акламаудан куркырга мөмкин. Мондый балаларга эчке ориентирлар турында ешрак исләренә төшереп тору мөһим. Бала белән тормышта уңышсызлыкларның да булуы турында сөйләшергә кирәк. Тик моны экзамен алдыннан эшләргә ярамый.

3. Балагызга "имтиханда иң мөһиме - сорауны истә тотып, җавап бланкында язганыңны җентекләп тикшерергә" кирәклеген тагын бер кат искәртегез. 

4. Әгәр балагыз начар укый икән, аңа үзенә җиңел бирелә торган сорауларны беренче чиратта карарга кирәк икәнлеген аңлатып үтегез.

5. Әгәр бала үз көчендә шикләнә икән, имтиханга кадәр эмоциональ уңайлылык ситуациясен булдыру һәм хәлне катлауландырмау мөһим. Аны башка балалар белән чагыштырырга һич ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International