Хөкүмәт югары уку йортларына документлар онлайн-бирү мөмкинлекләрен киңәйтте

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Россия Хөкүмәте «Вузга онлайн керү» сервисы мөмкинлекләрен киңәйтте, тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Хәзер абитуриентларның күбесен институтка килмичә генә документлар бирә алачак, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте. 

Моңа кадәр бу сервистан бары тик бюджетка керүчеләр генә файдалана ала иде. Быел документларны электрон рәвештә бирү ташламаларга ия булучылар өчен дә, шулай ук максатчан бюджет урыннарына яки контракт буенча укырга керүче абитуриентлар өчен дә ачык булды. 

Конкурс исемлекләрен яңарту системасы да яхшыртылган. Хәзер укырга керү турында мәгълүматны кабул итү комиссиясе абитуриентны кабул итү турында Карар кабул иткәннән соң ук шәхси кабинетта алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International