Россиядә дәүләт бюджеты хисабына финанслана торган фәнни тикшеренүләр белән идарә итү системасын киңәйтәчәкләр. Тиешле карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Сүз фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы функциясен камилләштерү турында бара.
«Модернизациядән соң бу система ярдәмендә исәпкә алу гына түгел, эшләр мониторингы да алып барырга, тикшеренүләрне планлаштырырга һәм координацияләргә, шулай ук фәнни тикшеренүләргә бюджет акчаларын бүлеп бирүнең максатка ярашлылыгын бәяләргә мөмкин булачак», — дип әлеге үзгәрешләрнең максатчанлыгына ил хөкүмәтендә ышаналар.
Моннан тыш, системада фәнни эшләрнең иң яхшы нәтиҗәләрен алга этәрү һәм коммерцияләштерү бүлеге барлыкка киләчәк, ә Россия Фәннәр Академиясе белгечләре аларның актуальлеген тикшерәчәк һәм йомгаклау нәтиҗәләрен бәяләячәк.