Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков хәбәр иткәнчә, ведомство контролендә 38 меңнән артык бала ял итә торган объект бар.
Аерым игътибар зонасында – урман массивлары һәм сулыклар янында урнашкан ял базалары.
«Транспорт министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор вәкилләренә мөрәҗәгать итәм: бергәләп транспортта һәм ял итү зоналарында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү органнарына бу мөмкинлекне тормыш эшчәнлеге иминлеген пропагандалау өлкәсендә өстәмә профилактика чарасы буларак кулланырга, балалар белән практик дәресләр һәм тренинглар үткәрергә кирәк. Янгын постларының эшен вакытында оештырырга кирәк», - дип ассызыклады Александр Куренков.
Министр мәгариф учреждениеләрендә чыгарылыш имтиханнары башланганын билгеләп үтте. Шуңа күрә хакимиятнең кызыксынган органнарына да аларны уздыру чорында иминлекне тәэмин итәргә кирәк.