Форум хәзерге заман мәгарифенең актуаль проблемалары турында фикер алышуга юнәлдерелгән, илебезнең һәм чит илләрнең педагогик тәҗрибәсен аңлауга, авыл мәктәпләре педагогларын фәнни-методик яктан тәэмин итүгә һәм белем бирү мохитен цифрлаштыруга бәйле темаларга аерым игътибар бирелә. Масштаблы чара пленар сессияләр, эксперт түгәрәк өстәлләре, панель дискуссияләр уздыру мәйданчыгына әверелде.
Форумның ачылышы һәм пленар өлеше Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры базасында узды. Биредә шулай ук интерактив күргәзмә мәйданчыклары да урнашкан, анда форумда катнашучылар инновацион эшләнмәләр һәм шәһәр һәм республиканың мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән таныша алдылар.
Конференциянең пленар өлеше ахырында НГПУның иң яхшы педагогларына Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре, шулай ук Чаллы шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Аннары форумда катнашучылар, аларның һөнәри кызыксынулары нигезендә, секция утырышларында булдылар. Югары уку йорты базасында сигез тематик юнәлеш буенча секцияләр оештырылды. Форумда Россиянең 26 төбәгеннән һәм 12 чит илдән барлыгы меңнән артык кеше катнашты.