Россия җыелма командасы физика буенча Азия олимпиадасында сигез медаль яулады

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Алтын медальләр алдылар:
- Максим Пермяков (Сәләтле балалар өчен Республика лицее, Мордовия Республикасы);
- Олег Калашников (П. Л. Капица исемендәге Физтех-лицей, Мәскәү өлкәсе);
- Вадим Ерин (П.Л. Капица исемендәге Физтех-лицей, Мәскәү өлкәсе).

Көмеш медальгә лаек булдылар:
- Даниил Рынкевич (Педагогик осталык үзәге мәктәбе, Мәскәү);
- Илья Гладышев ("Икенче мәктәп", Мәскәү);
- Данияр Төхвәтуллин (П.Л. Капица исемендәге Физтех-лицей, Мәскәү өлкәсе).

Бронза медальләр яулады:
- Владимир Савинцев (П. Л. Капица исемендәге Физтех-лицей, Мәскәү өлкәсе);
- Максимилиан Тимофеев (239 нчы Президент физика-математика лицее, Санкт-Петербург).

Җыелма команда җитәкчеләре һәм күзәтүчеләре – Мәскәү физика-техник институтының (МФТИ) югары уку йортына кадәрге әзерлек буенча директоры Виталий Шевченко, МФТИ сәләтле балалар белән эшләү буенча укыту-методик лаборатория тьюторлары Арсений Пикалов, Юрий Скаков, Федор Цыбров, МФТИ студентлары, халыкара олимпиадалар призерлары Федор Оксаниченко һәм Максим Покровский.

APhO 2022 буенча Россия командасы составы февраль аенда физика буенча квалификация җыеннарында билгеләнде. Команданы әзерләү һәм сайлап алу ел дәвамында МФТИ һәм «Сириус» белем бирү үзәге базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International