Бүген Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары физика, химия, биология, тарих фәннәреннән имтихан тапшыра

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне физика, химия, биология, тарих, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

1 июньдә ТДЭда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 11 213 укучы катнашачак (шуларның 3 865е – физика буенча, 2 629ы – химия буенча, 3 934е – биология буенча, 785е – тарих буенча), шул исәптән 28е-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырту файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.  

Физика, химия, биология, тарих буенча ТДИ 1 июньдә 100 имтихан үткәрү пунктында үткәрелә, аларның 2се – медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

Дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында 69 укучы имтихан тапшыра (шуларның 1се – химия, 56сы – биология, 12се тарих фәненнән). Дәүләт чыгарылыш имтиханы 6 имтихан үткәрү пунктында үткәрелә, шуларның 1се-медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Физика, химия, биология һәм тарих фәннәреннән ТДИның озынлыгы 3 сәгать (180 минут) тәшкил итә. Физика, химия, тарих буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханы 2 сәгать 30 минут (150 минут), биология буенча 3 сәгать (180 минут) тәшкил итә.

Имтихан материалларын имтихан үткәрү пунктларына китерүне махсус оешма башкара.

Төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, ТДИда катнашучыга физика буенча – 11 балл, химия буенча – 10 балл, биология буенча – 13 балл, тарих буенча 11 балл җыярга кирәк;

Дәүләт чыгарылыш имтиханында катнашучыларга физика буенча – 8 балл, химия буенча – 7 балл, биология буенча – 9 балл, тарих буенча – 10 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International