3 нче июньнән 6 нчы июньгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган (рус булмаган) теле булган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак.
Олимпиада рус теле белән кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын тоярга, шулай ук аның барлыкка килү тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирүче уникаль чара булып тора.
Шул ук вакытта олимпиада филологик грамоталылыкны камилләштерүнең нигезе һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларының әлеге юнәлештәге факультетларына керү өчен платформа булып тора.
Рус теле буенча олимпиадада мәктәп укучылары һәм аларны озатып йөрүче затлар катнашачак.
Олимпиада биремнәрен балалар ике турда: телдән һәм язма рәвештә башкарачак.
Гамәли (язма) тур язу барышында балалар рус теленең морфология, орфография, синтаксис, шулай ук пунктуация һәм грамматика кебек бүлекләрдә үзләренең белемнәрен күрсәтә алачаклар.
Теоретик (телдән) тур барышында балалар рус теленең фонетика, лексика, фразеология, шулай ук стилистика һәм сөйләм культурасы кебек бүлекләрдә үзләренең белемнәрен күрсәтә алачаклар.
Балаларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә. Алар «Казан Кремле» һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура сәнгать музей-тыюлыкларында булачак, Казанның матурлыгы белән таныша, шулай ук Александр Сергеевич Пушкин исеме белән бәйле Истәлекле урыннарны карый алачак.
Олимпиаданың бер көнендә анда катнашучылар алдында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз ишекләрен ачачак.
Олимпиадада катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!