1 июнь көнне 11 сәгатьтә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында, Казан шәһәре, Совет ур., 18 адресы буенча, икенче күчмә социаль фотокүргәзмә ачыла.
Әлеге проект ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны Татарстан Республикасы балалар йортларында яшәүче, алып торучы гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балаларны гаиләгә урнаштыру аларга җәмгыятебезнең уңышлы әгъзалары булырга мөмкинлек бирәчәк.
2022 елда «Без бергә!» Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика бала алу үзәге ярдәме белән «ПАПАМАЕСТЬ» проектын гамәлгә ашыру яңадан башланды. 2017 елда үткәрелгән беренче күчмә фотокүргәзмә ярдәмендә 30дан артык бала үз йортын таба алды!
Күргәзмә экспозициясендә үз ата-анасын табарга теләгән ятим балаларның 40ка якын сәнгать фотографиясе тәкъдим ителәчәк.
Фотограф-волонтерлар портретта кабатланмас шәхесне ачу, бу балаларның күзләрендә ата-ана кайгыртуы турындагы хыялны чагылдыру өчен бөтен осталыгын кулланды.