Татарстанның стационар лагерьларында Донбасстан 200гә кадәр бала ял итә алачак

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстанда Донбасстан күченүче балалардан республиканың стационар лагерьларында ял оештыру өчен 200 гә якын гариза килгән. Хәзер әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Бу мәсьәлә буенча без барлык кирәкле исәп-хисапларны һәм мәгълүматларны тапшырдык, финанслау буенча карарлар көтәбез. Безгә Донбасстан күченүчеләрдән 200ләп гариза килде», - дип белдерде әңгәмәдәш.

Шул ук вакытта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча, күчеп килгән барлык балалар да республиканың мәктәп яны лагерьларында ял итү мөмкинлеге алачак, дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Дүшәмбе көнне, 30 майда, Ринат Садыйков Татарстан һәм Кара диңгез ярлары лагерьларында 180 меңнән артык бала ял итәчәк, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International