Илкүләм проект кысаларында Татарстанның 12 мең укучысын эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтәчәкләр

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстанның 12 мең укучысы «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инициатива 2022 елның октябрендә тормышка ашырыла башлаячак. Укучыларны дүрт мәгълүмати-уен модуленнән торган эшлекле уен көтә: «Эшкуарлык һәм эшкуарлык эшчәнлеге», «Бизнес төзү», «Маркетинг һәм реклама» һәм «Бизнес-проект». Уен нәтиҗәләре буенча 600 иң яхшы катнашучы сайлап алыначак, алар укуларын дәвам итәчәк.

Бизнес-симуляторда сайлап алу этабы бу елның маенда башланды. Аңа 5 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр 90 меңгә якын укучы кушылган. Симуляторда катнашу нәтиҗәләре буенча алар арасыннан иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 12 мең укучы сайлап алыначак.

Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International