КНИТУ студенты Халыкара олимпиада призеры булды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Төрекмәнстанның дәүләт энергетика институты базасында теоретик механика буенча халыкара интернет-олимпиада узды. Анда 8 илдән, шул исәптән Россиядән 60 югары уку йорты студентлары катнашты.

Бу олимпиадада химия һәм нефть машина төзелеше институтының механика факультетының 2 курс студенты Юрий Мельник уңышлы чыгыш ясады. Ул икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Юрий өчен бу интеллектуаль ярышларда беренче генә җиңү түгел-апрель аенда ул теоретик механика буенча икенче халыкара интернет-олимпиадада бронза медаль яулады, анда БДБ илләреннән 600дән артык студент катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International