Казанның 2 нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе быел балалары беренче тапкыр балалар бакчасына барачак ата-аналар төркемнәрен туплау турында игълан итә. Өлкәннәргә баланы балалар бакчасына йөрүгә ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген аңлатачаклар.
«Һәр бала тормышында өй шартларында тормыштан оешкан коллективка күчү чоры җитә. Бу күчеш аның психологик һәм эмоциональ хәленә турыдан-туры йогынты ясый торган кайбер кыенлыклар белән бергә барырга мөмкин»,– диелә шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәрендә.
Дәресләрдә ата-аналарга җәй эчендә нәрсә эшләп өлгерергә, баланың режимын ничек үзгәртергә һәм аны балалар бакчасына барырга әзерләргә, кабул итәр алдыннан нинди прививкалар ясарга, шулай ук бу чорда балага нинди витаминнар кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Моннан тыш, белгечләр катнашучыларның барлык шәхси сорауларына да җавап бирәчәк.
Лекция 3 июньдә узачак, аны КДМА педиатрия кафедрасы доценты Луиза Сафина үткәрәчәк. Катнашу өчен гаризаны түбәндәге адрес буенча калдырырга мөмкин: detpol2.kzn@tatar.ru. Хатта ата-аналарның исем-фамилияләрен, лекциягә килергә әзер булган кешеләр санын, шулай ук үз телефоныңны күрсәтергә кирәк.