«Балачакны якларга һәм сакларга»: Казанда «Ата-аналар җыелышы» дип аталган очрашулар циклы башланды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Казанда ЦУР базасында «Ата-аналар җыелышы» онлайн-проектының беренче сессиясе узды. Бу-эфирлар циклы, анда экспертлар, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары вәкилләре балалар белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында сөйләячәкләр. Беренче очрашуның темасы «Куркынычсызлык культурасы» булды. Модератор булып ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

«Һәр өлкән кешенең бурычы — балачакны саклау һәм яклау. "Ата-аналар җыелышы" проекты нәкъ менә беренче июньдә, Балаларны яклау көнендә старт алды. Ул мәгариф системасында эшләүче экспертлар белән сөйләшергә һәм сорауларга җавап алырга мөмкинлек булсын өчен кирәк. Һәр тамашачы эфир барышында яки соңрак үзенең сорауларына җавап ала алачак», —  диде Ләйлә Фазлыева.

Трансляция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында һәм социаль челтәрләрендә алып барылды. Мондый эфирлар ай саен булачак. Беренче очрашуда экспертлар мәктәптә булинг, Интернетта куркынычсызлык һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

«Барыннан да элек, баланың белем бирү оешмасы эчендә һәм виртуаль киңлектә үз-үзен тотышы турында сөйләргә кирәк. Бу ике аспект бүген аеруча мөһим. Бүген без мәктәп укучыларына да, укытучыларга да кагыла торган санлы гигиена турында күп фикер йөртәбез. Бу мәсьәләгә без бик зур игътибар бирәбез», —  дип белдерде ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында мәктәпләрдә «Саннар дәресләре» уза, анда балалар һәм мәктәп укучыларының интернеттагы куркынычсызлыгы, шулай ук булинг, шәхси мәгълүматлар иминлеге, төрле чатларда, берләшмәләрдә үзара мөнәсәбәтләр һәм финанс грамоталылыгы мәсьәләләренә дә кагыла.

Аннары экспертлар балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук булингка каршы көрәш ысуллары турында фикер алыштылар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, беренче чиратта бала үз проблемалары белән уртаклаша алсын өчен, аның белән һәрвакыт аралашырга кирәк. Шулай ук ул мәктәп психологына мөрәҗәгать итә яки балалар өчен ышаныч телефонына шалтырата ала: 8(800)-200-01-22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International