Федераль махсус укыту-тәрбия учреждениеләре 2022 елда девиант тотышлы балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итү программаларын үстерүгә 2 млн. сум алачак. Субсидия кысаларында 10нан да ким булмаган Бөтенроссия чарасы узачак, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, балигъ булмаганнарның девиант тотышын профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча «Балачакны яклауда: стратегияләр, практика, ресурслар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясаганда.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү хатын Россия вице-премьеры Татьяна Голикова җибәрде, ул балачакны яклау - дәүләт һәм җәмгыять тормышында иң мөһим юнәлешләрнең берсе, ә балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсе аларның гармонияле һәм ирекле үсеш нигезе булып тора, дип билгеләп үтте.
«Якланган, имин яшь буын - ул тотрыклылык, интеллектуаль һәм рухи тормыш потенциалы, - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. - Бүген бик катлаулы геосәяси һәм социаль-мәдәни вәзгыятьтә без барыбыз да бергәләп фикер йөртергә тиешле мөһим дәресләрне кичерәбез. Яңа тәҗрибәгә таянып, балалар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне ныгыту буенча дөрес стратегия төзергә кирәк».