ВДНХ мәйданында «Зур тәнәфес» балачак һәм Яшьлек фестивале кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларының I Бөтенроссия «Егерме беренчедә беренче» слеты, шулай ук балалар иҗтимагый оешмалары презентациясе узды. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов слетта катнашучыларны сәламләде һәм аларның остазлары белән аралашты.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларның үзләреннән килгән инициативаларга колак салалар.
Сергей Кравцов шулай ук балалар иҗтимагый берләшмәләре остазлары белән очрашты. Ул ассызыклаганча, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы тәрбия эшләре буенча директорлар советларының тәҗрибәсен актив куллана. Хәзер, укучыларны яңа хәрәкәткә берләштерү өчен, башка, инде күптән эшләп килүче берләшмәләрнең тәҗрибәсе һәм тәкъдимнәре актив файдаланылачак.
ВДНХда фестивальнең активлыкларында Россиянең барлык төбәкләреннән балалар хәрәкәте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты: Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, «Юнармия» хәрәкәте, «Зур тәнәфес» берләшмәсе, балалар волонтерлык отрядлары, 40тан артык төбәк хәрәкәте.