«Балачак җыры» балалар өчен җыр авторлары конкурсының өченче сезоны җиңүчеләре 50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Быел конкурска профессиональ һәм үзешчән композиторлардан 114 эш җибәрелгән иде. Икенче турга үткән 20 иң яхшы җыр арасыннан интернет-тавыш бирү юлы белән ун җыр сайлап алынды, аннары профессиональ жюри алар арасында биш җиңүчене билгеләде.
«Сабантуй бүген бездә» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев музыкасы), «Токмач кисәм» (Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина сүзләре), «Әнием — иң газиз кеше» (Резедә Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари музыкасы), «Бие әле» (Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев сүзләре), шулай ук Ләйсән Закированың Булат Ибраһимов сүзләренә язылган «Дуслар күп булсын» җыры иң яхшылар дип табылды.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
«Без "Балачак җыры", "Сәйлән", "Татар сүзе" бәйгеләрендә җиңгән җырларны җыеп, аларны 20-30 мең тиражлы буклетта бастырырга ниятлибез», — диде Марат Әхмәтов. Ул шулай ук призлы урыннар санын унга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
Конкурс ел саен Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия һәм «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы тарафыннан үткәрелә.