Бүген Татарстан балаларының беренче сменасы Краснодар крае һәм Кырым лагерьларына юл алды. Ике тимер юл составында 500ләп бала китте.
"Махсус балалар составы әзерләнде, ике вагон-ресторан бар, куркынычсызлыкны ЭЭМ һәм Росгвардия вәкилләре тәэмин итә", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.
Быел Татарстаннан 180 меңнән артык баланы оешкан җәйге ял белән тәэмин итү планлаштырыла, биш меңнән артык бала Кара диңгез буендагы лагерьларга китәчәк. Анда дүрт лагерь эшләячәк: Краснодар краенда өч һәм Кырым Республикасында бер лагерь.