Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан балалар бакчаларында кемгә урын җитмәвен аңлатты

2022 елның 3 июне, җомга

Татарстан балалар бакчаларында урыннар саны анда эләгергә теләүчеләр саныннан артып китә, әмма чынлыкта урыннар җитми. Моның сәбәбен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов аңлатты. Бу турыда ул бүген Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең социаль челтәрдәге аккаунтында оештырылган туры эфирында сөйләде.

«Татарстандагы балалар бакчаларында урыннар саны теләүчеләр саныннан артып китә, әмма ата-аналарның балаларын үзләре теләгән мәгариф учреждениесенә бирергә хокукы бар. Теоретик яктан карасак, урыннар бар, әмма ата-аналар, балаларын йөртү уңайлы булсын өчен, йорты яки эше янындагы балалар бакчаларын сайлый», – диде министрлык вәкиле.

Мөҗипов билгеләп үткәнчә, яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар өчен урыннарга ихтыяҗ бар. Сабыйларның әти-әниләре тизрәк эшкә чыгарга тели. Гамәлдәге балалар бакчалары үз микрорайоннарында өч яшьтән өлкәнрәк балаларны тулысынча урыннар белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International