Уку елы башына Татарстанда өч яңа балалар бакчасы ачылачак

2022 елның 4 июне, шимбә

Быел Татарстанда өч яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары — мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында оештырылган туры эфирда хәбәр итте.

«Соңгы өч елда 60ка якын яңа балалар бакчасы төзелде һәм ачылды. 2019 елда без республика буенча 30 яңа балалар бакчасы ачтык, 2020 елда — 28 — 5 мең урынга, яртысы ясле төркем балалары өчен. 2021 елда без 3 мең урынга 17 яңа балалар бакчасы ачтык, шул исәптән 1,2 мең урын ясле төркем өчен. Яңа уку елына тагын өч балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Бу Казанның 59 нчы кварталында, Буа һәм Түбән Кама районнарында балалар бакчалары», - дип сөйләде министр урынбасары.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 14 меңнән артык урын булдырылган. Республикада төрле профильдәге һәм милек рәвешләрендәге 2 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә. Балалар учреждениеләренә 215 меңнән артык бала йөри. Кагыйдә буларак, республикада балалар бакчаларының сыйдырышлыгы 50 дән 300 урынга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International