Казанда балалар бакчаларына чират сизелерлек кимеде. Әгәр берничә ел элек чиратта 10 меңнән артык кеше булса, бүген - 6 мең. Шундый мәгълүматны бүген Казан Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева җиткерде.
«Быел 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар 9 мең балалар бакчасына барырга планлаштырган иде,ә Казан буенча алар өчен 14 меңгә якын урын планлаштырдык. Кемдер әби-бабайларның яшәү урыны белән янәшә балалар бакчасы алырга тели», - диде ул.
Багаева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чиратта 6 меңгә якын бала исәпләнә, әмма шул ук вакытта 3 мең буш урын бар, шуңа күрә сабыйларның ата-аналары мөмкин булган вариантларны карый алалар.
«Быел 3 яшькә кадәрге балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Нигездә, бу 1,5-2,5 яшьлек контингент. Шул ук вакытта буш урыннар да бар. Бәлки, Буш урынлы балалар бакчасы бик уңайлы яки теләгән булмаска мөмкин. Әмма вакытлыча урнаштыру варианты буларак, ул туры килә ала», - дип саный Багаева.
2021 елның августында РФ Президенты Владимир Путин барлык балаларны да 2023 елга кадәр балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә кушты.