Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» татар телендә беренче фәнни белешмә әзерләде. Китап 1700 данә тираж белән нәшер ителә, алар Татарстан мәктәпләренә һәм китапханәләренә тапшырылачак.
Энциклопедиягә шулай ук сирәк һәм саклана торган үсемлекләр, хайваннар кертелгән. «Татарстанда, мәсәлән, сазлы ташбакалар бар. Кайчагында бу фактка ышанмыйлар. Татарстан табигатендә сез сазлы ташбакаларны, тарантулны, соры тавыкларны һ. б. очрата аласыз», - дип сөйләде галим Лариса Айнетдинова.
«Татарстан Республикасының табигать һәм табигый ресурслары: иллюстрацияле энциклопедия» татар телендә беренче фәнни белешмәлек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә нәшер ителде. Басманың электрон версиясен «Татар энциклопедиясе» сайтында карарга була.