«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы «Җәйге көндәлек» махсус порталын эшләтеп җибәрде. Платформа мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте карары нигезендә Министрлык тарафыннан төзелә торган санлы белем бирү мохитенең бер өлеше булып тора.
Көндәлектә төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы дәресләр табарга мөмкин: кызыклы уеннар, шул исәптән фотоквест, сыерчык оясы ясау, шалаш яки венок үрү буенча инструкцияләр, шулай ук яңа дуслар табу идеяләре. Укучылар порталда җәйгә гадәти булмаган китаплар исемлеген таба алдылар.
Бүген «Сферум» платформасының аудиториясе бөтен ил буенча 3,5 миллионнан артык кулланучы тәшкил итә.