«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарә итү остаханәсендә региональ идарә командаларын әзерләү буенча белем бирү программасы башланды. «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында илнең 42 төбәгеннән 487 кеше квалификация күтәрәчәк.
«Сенеж» идарә остаханәсенең «Профессионалитет» белем бирү программасы 144 сәгатькә исәпләнгән һәм катнаш форматны күз алдында тота – көндезге һәм онлайн. Тыңлаучылар өч тематик модуль буенча белем алачаклар.
Практик юнәлешле программа үз эченә җитештерү тармакларында танылган экспертлар белән очрашулар, «Киләчәк турында лекцияләр», укыту-җитештерү кластерларында онлайн - һәм офлайн-стажировкалар узачак.
Программаның төп максаты – идарә итү һәм лидерлык компетенцияләрен һәм һөнәри белемнәрен формалаштыру һәм үстерү, идарәчеләрнең нәтиҗәле командаларын булдыру.
Белем бирү программасын тыңлаучылар 70 дисциплинарара идарә итү командаларына бүленгән-һәркайсында белем бирү мәсьәләләрен алып баручы көллият, эш бирүче һәм төбәк хакимият органы вәкилләре бар.
Көндезге уку 13 июньгә планлаштырылган, программа октябрь аенда тәмамланачак.