Мәскәүдә 8 июньдә «Киләчәк өчен тарих. Петр Образы» форумы узачак

2022 елның 4 июне, шимбә

Мәскәүдә 8 июньдә «Киләчәк өчен тарих. Петр Образы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте.

Чара ВДНХдагы «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында узачак. Анда бөтен Россиядән һәм дөньяның ун иленнән экспертлар катнашачак.

Чараны Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән эчке туризмны үстерү агентлыгы оештыра. Форумның максаты – Россия тарихын популярлаштыруга, шулай ук үз халкының мәнфәгатьләрен яклаучы, танылган хәрби һәм дәүләт эшлеклесе буларак Петр I турында Мәдәни һәм тарихи хәтерне саклауга багышланган киң даирә мәсьәләләр буенча фикер алышу.

Форумда түбәндәге спикерларның чыгышлары көтелә: Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов; Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский; Псковский һәм Порховский Тихон (Шевкунов); Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин; РФ Президентының табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов; РФ мәдәният министры Ольга Любимова; «Белем» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль; «Россия сегодня» Халыкара медиагруппасы генераль директоры Дмитрий Киселев; Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели; МГИМО ректоры Анатолий Торкунов; РФА гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян һәм башка бик күп дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

«Россия – минем тарихым» тарихи парклары – Россиядә иң масштаблы экспозиция комплексы. Мәйданчыклар 23 шәһәрдә эшли. Беренче парк 2015 елда Мәскәүдә ачылган иде. Һәр паркта Россия тарихына багышланган мультимедиа күргәзмәләре, авторлык инсталляцияләре, кинотеатрлар, интерактивлар һәм квестлар тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International