Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин 2022 елда 300-дән артык мәктәп һәм 300-дән артык балалар бакчасы төзү планлаштырылуын хәбәр итте, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында.
Вице-премьер искәртеп узганча, узган ел Россия Президенты Владимир Путин 2024 ел азагына кадәр 1300 гомуми белем бирү учреждениесен (2019 елдан туплану нәтиҗәсе) файдалануга тапшырырга кушты.
«Бүген 80 субъектта 600 мәктәп төзелә, шуларның яртысын без 2022 елда кертергә планлаштырабыз. Аларда 220 меңгә якын укучы белем алачак. Шулай ук быел 45 мең сабый өчен 300 дән артык балалар бакчасы төзергә планлаштырдык. Бу иң мөһим бурычларның берсе, без, чор авыр булуга карамастан, үтәргә тиеш. Балалар яхшы шартларда – яңа яки яхшы ремонтланган биналарда укырга тиеш», - диде Марат Хөснуллин.
Төзелеш өчен төбәкләргә «Мәгариф» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары буенча программалар кысаларында салынган субсидияләр, шулай ук хөкүмәт тарафыннан инфраструктураны, шул исәптән социаль инфраструктураны үстерү өчен каралган ташламалы финанслау бүлеп бирелә.