Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары бүген база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшыра

2022 елның 3 июне, җомга

03 июньдә база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. База дәрәҗәсендәге математиканы урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан буларак, чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра.

80 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 9 – өйдә.

Имтихан үткәрү пункты эшендә 3 756 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла. 775 аудиториядә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.

Барлыгы 7 757 катнашучы гариза биргән.

Бәяләү биш баллы система буенча башкарыла. Минималь чик 3 тәшкил итә. «Укудагы аерым уңышлары өчен» медален раслау өчен чыгарылыш сыйныф укучысы «5» билгесен алырга тиеш.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Математика буенча БДИның база дәрәҗәсе 3 сәгать барачак.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен БДИның озынлыгы 4 сәгать 30 минут тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International