Татарстанда илкүләм проект буенча урта махсус уку йортлары өчен 1 млн. сумга диярлек оргтехника сатып алыначак

2022 елның 4 июне, шимбә

«Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Урта һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яңарту өчен дәүләт контракты төзүгә аукцион игълан итте.

Контракт шартлары нигезендә, 900 мең сумнан артык акчага 48 монитор куелачак.

Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» федераль проекты 2024 елга кадәр тормышка ашырыла һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларга икътисад таләпләренә һәм хезмәт базары таләпләренә туры килә торган һөнәри белем алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International