Татарстанда профильле математика буенча БДИ җитди өзеклекләрләрсез узды

2022 елның 3 июне, җомга

2022 елның 2 июнендә БДИда катнашучылар математика буенча профиль дәрәҗәдәге имтихан тапшырдылар. БДИ эш режимында, җитди технологик өзеклекләр һәм тәртип бозуларсыз узды.

2 июньдә профильле математика буенча БДИда 8000нән артык укучы теркәлгән. Имтихан Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән эпидемиягә каршы барлык чараларны да үтәп үткәрелде. Имтихан барышын федераль җәмәгать күзәтүчеләре һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре күзәтте. Имтихан нәтиҗәләре 15 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International