Хәзерге вакытта #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенә гаризалар кабул итү бара. Премиянең төп максаты – кешеләргә ярдәм итүгә һәм Россиядә һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативаларны тану һәм аларга ярдәм итү. Премиянең грант фонды 90 млн сум тәшкил итә.
Яңа сезонда лауреатлар алачак грантлар 3,5 млн. сумга кадәр артты. Шулай ук призлар арасында: Рунетның алдынгы мәйданчыкларында алга этәрү, Россия буенча бушлай сәяхәт итү, инвесторлар өчен кызыклы форумнарда катнашу, Россиянең барлык төбәкләрендә проект турында мәгълүмат тарату һ.б. бар.
Тулы исемлек белән премия сайтында танышырга мөмкин https://премия.мывместе.рф/.
Федераль дәрәҗәдә җиңүдән тыш, 4 меңнән артык инициатива 27 июньнән 31 июльгә кадәр узачак төбәк этабында җиңүгә дәгъва кыла ала. Этап кысаларында катнашучылар төбәкләрдә үз инициативаларын яклаячак.
Иң яхшы проектлар РФ субъекты дәрәҗәсендә ярдәм, ә аларның авторлары – губернаторлардан һәм төбәкнең башка беренче затларыннан бүләкләр, медиа ярдәм һ. б. ала алачак.
Социаль проекты булган һәркем катнаша ала: 14 яшьтән өлкәнрәкләр, коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм медиа өлкәләре вәкилләре. Гаризалар премия сайтында яки ДОБРО.РФ платформасында 2022 елның 12 июненә кадәр кабул ителә.
Гаризаны 9 номинациядә бирергә мөмкин, алар тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрен колачлый. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.