Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча БДИ тапшыралар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

06 июнь көнне физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.

59 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 1 – өйдә.

Имтихан үткәрү пункты эшендә 2 633 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла. Әлеге пунктларның 494 аудиториясендә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.

Барлыгы 4 619 катнашучы гариза биргән,аларның 2822се физика буенча, 1 797се тарих буенча.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Физика буенча БДИ – 3 сәгать 55 минут, тарих буенча – 3 сәгать. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен БДИ вакыты 1,5 сәгатькә арта.

Физика һәм тарих буенча имтихан нәтиҗәләре 22 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Физика буенча БДИның минималь чиге 36 балл тәшкил итә, тарих буенча – 32 балл.

Имтихан үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан читләштерелгән БДИ катнашучылары (телефоннар һәм башка җайланмалар, шпаргалкалар һ.б.) бу фән буенча БДИны киләсе елда тапшыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International