Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе һәм Лаеш прокуратурасы хезмәткәрләре котлады

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Җәй башында традиция буенча Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр белән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре килде. Рәхмәт йөзеннән балалар кунакларга бәйрәм концерты күрсәттеләр – шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, тере оркестрга такмаклар башкардылар. Җылы очрашу волейбол уены белән тәмамланды. Балалар да, өлкәннәр дә бик күп уңай эмоцияләр һәм көн буена күңел күтәренкелеге алдылар.

Балалар йортында Лаеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә булдылар, алар балаларны бәйрәм белән котладылар, яхшы ял теләделәр һәм татлы ризыклар бүләк иттеләр.

Волонтерлык хәрәкәте ярдәме белән кичке программа М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында дәвам итте. Балалар «Бәхетле балачак» балалар коллективының иҗаты белән таныштылар. Лаеш балалар йортында Балачак бәйрәме бик матур һәм онытылмаслык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International