Татарстаннан «Абилимпикс» хәрәкәте лидерлары беренче тапкыр акчалата сертификатлар алдылар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

«Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучыларны бүләкләү тантанасы Казанда Сәүдә-икътисад техникумында узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны республиканың профильле министрлыклары җитәкчеләре котлады.

«Бүген бөтен илдә 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Абилимпикс» хәрәкәте җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы уза. 2021 елда, пандемия белән бәйле рәвештә, масштаблы ярышлар үткәрелмәде. Бүген монда булу бик күңелле, чөнки әлеге катнашучыларыбыз җиңү алып киләләр, республика маркасын тоталар. 55 җиңүче сертификат алачак. Россия Хөкүмәте җиңүчеләрне һәм призерларны беренче урын өчен — 100 мең сум, икенче урын өчен — 75 мең һәм өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар белән бүләкләү турында Карар кабул итүе күңелле хәл» — дип хәбәр итте журналистларга бүләкләү тантанасы алдыннан ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

«Абилимпикс» ярышлары һөнәри ориентацияне тәэмин итү һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен үткәрелә. Россиядә алар 2015 елдан бирле уза, анда 14 яшьтән алып гражданнар катнаша ала. Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2017 елдан бирле актив үсә. 2022 елга катнашучылар саны беренче ел белән чагыштырганда 24 тапкыр, ә компетенцияләр саны 12 тапкыр арткан.

«2017 елда төбәк чемпионатында 38 кеше, ә ил чемпионатында 7 кеше катнашты. Хәзер әлеге хәрәкәтнең 3 меңнән артык катнашучысы исәпләнә. 2021 елда катнашучылар саны 905 иде, алар 88 компетенция буенча ярыштылар. Бу кешеләр безнең җәмгыять тарафыннан бүләкләргә һәм игътибарга лаек», - дип ассызыклады Һадиуллин.

Бүгенге очрашуда «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында Татарстан җиңүчеләренә һәм призерларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан финанс ягыннан тәэмин ителә торган сертификатларны өстәмә белем алуга яки реабилитацияләүнең махсус техник чараларын сатып алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында җиңүчеләргә һәм призерларга мондый акчалата сертификатлар беренче тапкыр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International