А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Тоталь диктант» акциясенең алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды, ул 9 апрельдә 1258 мәйданчыкта узды.
Үз эшләре өчен «5» ле алучылар Казанда 400дән артык кеше исәпләнә, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.
Бүләкләүдә катнаша алмаган алдынгыларны да бүләксез калдырмыйлар: аларның дистанцион форматта, сылтама буенча анкета тутырып үз бүләкләрен алу мөмкинлеге бар. Анкетада үз мәгълүматыңны күрсәтергә һәм рәсми сайттан бәяләү скриншотын беркетергә кирәк.
Тантанада оештыручылар филологларның, диктлаучы, мәйданчык вәкилләре һәм волонтерларның бик яхшы эшләүләрен билгеләп үттеләр: аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.