Питрәч интернат-мәктәбендә заманча җиһазлар белән уен мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык мәктәпнең арткы ишегалдында урнашкан һәм ул кече һәм урта буын укучылары өчен билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципалитетның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Иң мөһиме – мәйданчыкның мәктәп янында булуы, аңа җәяү килә алу мөмкинлеге булу. Биредә балалар уйный, буш вакытларын имин үткәрә ала», - дип билгеләп үтте Администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Мәйданчык хәйриячеләр акчасына ачылды, аның өчен нигезне төзелеш оешмасы монтажлады. Волонтерлар 520 мең сум акча җыеп, әлеге акчаларга таганнар, комлык, тау, өстәл һәм эскәмияләр сатып алган. Җиһазлар урнаштырылды, җирне ком белән капладылар. Мәйданчыкның икенче яртысында балалар анда туп белән уйный, зарядка ясый, физкультура белән шөгыльләнә алсын өчен ясалма газон салынды. Тәрбияләнүчеләр яңа ял урынын бәяләделәр.
Яңа уен киңлеген ачу район башлыгы Илһам Кашапов катнашында узды.
«"Тормыш әлифбасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасына, шулай ук балалар мәйданчыгы нигезен төзекләндергән "Русремстрой" оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә! Үзен балалар белән эшләүгә багышлаган һәркемгә рәхмәт. Нык сәламәтлек, иминлек, үзара аңлашу булсын! Ә районның яшь кешеләренә онытылмаслык, күңелле җәй, яңа дуслар һәм ачышлар телим!»- диде Илһам Кашапов, барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.