Менделеевскида 3-нче номерлы мәктәпне ремонтлауга керештеләр, аның базасында 800 укучыга исәпләнгән химия-технология лицее булдыру планлаштырыла. Бу хакта Менделеевск хакимиятенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Профильле уку йортын булдыру белән шәһәр төзүче предприятие — «Аммоний» АҖ кызыксына, ул быел объектны реконструкцияләүгә 157 млн сум бүлеп биргән.
Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 80 млн.сумлык яңа уку җиһазлары сатып алу финансланачак.
Моннан тыш, Менделеевскида 240 укучыга исәпләнгән колледж һәм 150 урынга исәпләнгән тулай торак төзү буенча эш алып барыла. Химия-технология көллияте беренче студентларны 2024 елның 1 сентябрендә кабул итәр дип планлаштырыла.