Бүген Казанда туган телле (рус булмаган) мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне билгеләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, елдан-ел укучылар арасында рус теле белән кызыксыну арта баруын билгеләп үтте.
«Төрле милләт балалары рус телен өйрәнә. Рус теле белән кызыксыну елдан - ел арта, ә олимпиадада катнашучыларның нәтиҗәләре тагын да яхшыра бара. Һәм без балаларның рус телен белүләре белән горурлануларын телибез. Бу бит күпмилләтле аралашу, бердәмлек, Мәдәният, дуслык, татулык теле», – диде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин мондый олимпиада – рус теле белән кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын тоярга, шулай ук аның барлыкка килү тарихын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирүче уникаль чара, дип өстәде. Ул искәртеп узганча, олимпиадада Россиянең 14 регионыннан һәм Казахстаннан 200гә якын мәктәп укучысы катнашкан.
Олимпиада 3-6 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды. Катнашучылар телдән һәм язма биремнәр үтәделәр.
8 нче сыйныф укучылары арасында олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Рамилә Әмирханова, Казанның 4 нче гимназиясеннән Бриллиант Зиннәтуллина, Алейна Каракылыч һәм Камилә Гыйзитдинова, Казанның 15 нче татар гимназиясеннән Алинә Гыйльметдинова, Бөгелмә районының 14 нче татар гимназиясеннән Илина Миңнегулова, Пермь краеның Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясеннән Алинә Дускаева җиңүче булдылар.
Унынчы сыйныф укучылары арасында җиңүне Казанның 20 нче гимназиясеннән Светлана Климова һәм Эльмира Галиәхмәтова, КФУның 2нче татар гимназиясеннән Камилла Камалиева, Тукай районының Борды мәктәбеннән Валентин Чернов, Арча районының Апаз мәктәбеннән Зәринә Гарипова һәм Казанның 17 нче татар гимназиясеннән Аделина Солтанова яулады.
Моннан тыш, «Лингвистик сизгерлек», «Яңгырашлы сүз», «Белем һәм иҗат» номинацияләрендә җиңүчеләр, шулай ук онлайн-викториналар һәм марафон, фотоконкурс җиңүчеләре бүләкләнде.
Бүләкләр шулай ук 12 майда Казанның 93 нче гимназиясендә узган һәм Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XIX республика Кирилло-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнашучыларга тапшырылды.