Чистай балалар йортында ләкләк көне узды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Ләкләк көне – Чистай балалар йортының «Каенкай» җәйге сәламәтләндерү лагеренда узган акция әнә шулай атала.

Акциядә опека һәм попечительлек органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, Кама аръягы зонасында яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләләр, тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбен тәмамлаучылар, шулай ук педагогик коллектив һәм Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Кунаклар өчен педагоглар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр цифрлы грамоталылык буенча квест һәм спорт уеннары әзерләделәр һәм үткәрделәр, ә өлкәннәр «Гаилә мөнәсәбәтләре җылысы» тренингы элементлары белән психологик дәрестә бик теләп катнаштылар. Шулай ук бу көнне кунаклар тәрбияләнүчеләр белән аралашу, «Каенкай» җәйге сәламәтләндерү лагеренда яшәү шартлары белән танышу, уртак мастер-классларда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, ләкләк көнен үткәрүнең максаты – потенциаль ата-аналарга балаларның мөмкинлекләрен белү һәм күрү мөмкинлеге бирү. Балаларның яраткан һәм кайгыртучан шартларда үзгәрүен, аларның мөмкинлекләре ачылуын күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International