В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучылары, маркетинг-менеджмент кафедрасының өлкән укытучысы Наталья Гришина һәм рус теле һәм тел белеме кафедрасы доценты Мимоза Фәхретдинова мәгърифәтчеләр өчен «Белем» Россия җәмгыятенең «Лекторлар лигасы» масштаблы конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Җиңүчеләргә бүләкне Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды.
КИУ укытучылары – конкурста җиңү яулаган Татарстан уку йортларының бердәнбер вәкилләре.
Проект кысаларында илнең иң яхшы лекторлары ораторлык осталыгында һәм материалны ачык һәм кызыклы итеп бирә белүдә ярыштылар. Бу конкурсның җиңүчесе булу, чыннан да, иң яхшысы булу дигән сүз.