Түбән Камада яңа «Адымнар» мәктәбе төзелеше узган елның сентябреннән 31-нче номерлы микрорайонда алып барыла. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре финиш сызыгына бара. Бу хакта Түбән Кама районының Telegram каналында хәбәр ителә.
Түбән Камада эш визиты белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова һәм «Яңарыш» фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина булды. Алар Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин белән бергә төзелештә булдылар.
Делегация 460 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ашханәсен, азык-төлек блогын, уку сыйныфларын, актлар һәм спорт залларын карап чыкты. Холларда балалар ноутбук, планшет яки китаплар белән шөгыльләнә алачак эш урыннары урнашачак. Биредә куркынычсызлыкка аерым игътибар биреләчәк. Комплексның мәйданы 3,2 га якын тәшкил итә, гомуми мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән.
«Мәктәп төзелеше вакытында тәмамланачак. Без алга барабыз. Барлык төп эшләр дә башкарылган диярлек. Кайбер штрихларны тәмамларга, җиһазлар китерергә, шулай ук территорияне төзекләндерергә генә калды», - дип сөйләде Айдар Гарифуллин.