Татарстанда 72 мең бала стационар һәм палатка лагерьларына керде

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстанда 70 меңнән артык бала стационар һәм палатка лагерьларына керде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Быел җәйге чорда балалар сәламәтләндерү лагерьларында 182 меңнән артык бала ял итәчәк. Бүгенге көндә инде 72 мең бала төрле ял рәвешләрендәге лагерьларга кергән. 490 бала инде Кара диңгез ярына – Кырым һәм Краснодар краена киткән. Кара диңгездә барлыгы биш меңнән артык бала ял итәчәк», - дип сөйләде докладчы.

Садыйков хәзерге вакытта барлык 1342 балалар сәламәтләндерү лагерьлары, шул исәптән мәктәп яны, шәһәр читендәге стационар, палаткалар, хезмәт һәм ял лагерьлары һәм Кара диңгез ярында дүрт лагерь эшли, дип ачыклык кертте.

«Кагыйдә буларак, июньнең беренче һәм икенче декадаларында ял итүче балалар саны 700-1500 кешегә арта, чөнки бу җәйге сезон ачылуга бәйле», - дип билгеләп үтте ул.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга Татарстан бюджетыннан 1,7 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 88 млн.сумга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International