Сергей Кравцов белдергәнчә, Россия беркайчан да мәктәпләрдә традицион мәгариф системасыннан баш тартмаячак

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

«Без беркайчан да традицион укыту системасыннан баш тартмыйбыз. Безнең принцип – классик белем бирүне, укытучы һәм укучы арасында аралашуны саклап калу, чөнки белем бирү – ул әле тәрбия дә. Әхлакый кыйммәтләрне, гражданинны, илебез патриоты тәрбияләү», - диде Сергей Кравцов.

Ул билгеләп үткәнчә, цифрлы технологияләрне укыту процессына тоташтыру өстәмә чарага әверелә, алар укучы авыру сәбәпле дәресләргә йөри алмаган очракта кулланыла. Бу чара үзен пандемия чорында яхшы яктан күрсәтте.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, «Сферум» мәгълүмати-коммуникацион платформасы актив рәвештә үсә. Ул социаль челтәрләрнең аналогларын, видео-конференц-элемтә мөмкинлекләрен һәм киң белешмә базасын үз эченә ала. Сергей Кравцов искәртеп узганча, киләсе елның 1 гыйнварыннан дәүләт мәгълүмат системалары гына мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә файдаланылачак. 2023 елдан башлап илнең барлык мәктәпләрендә «Минем мәктәп» ФГИС кулланылачак.

Мәгариф министры сөйләвенчә, мәктәп белеменең бурычы – укучыларга кыйммәтле ориентирлар бирү, аларга өлкәннәргә хөрмәт, үз ватаныңа мәхәббәт, игелеклелек һәм ярдәмчеллек, якыннарына ярдәм итү теләге тәрбияләү.

2020 елда мәктәпкә тәрбия системасын кире кайтарырга дигән карар кабул ителде. Бу максат белән алар өчен бердәм тәрбия эше программасы эшләнде. Аерым алганда, мәктәпләрдә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе вазифасы барлыкка килде, ә 2024 ел ахырына кадәр һәр уку йортында театр һәм спорт секциясе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International