Мәктәп урнашкан төбәккә карамастан, укытучыларның хезмәт хакы системасы һәр педагогка аңлаешлы бердәм принципларга нигезләнергә тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында белдерде.
«Бездә һәр төбәктә хезмәт өчен түләү системасында дифференциация шактый югары. Ике күрше мәктәптә дә төрле хезмәт хакы системасы булырга мөмкин. Бу процессны укытучы хезмәт хакын ни өчен алуын аңласын өчен синхронизацияләргә кирәк», – диде ул.
Мәгариф министры укытучыларны әзерләү мәктәп эскәмиясеннән үк алып барылачагын искәртте, 2024 елга кадәр 5 мең педагогик сыйныф булдырылачак. Бүгенге көндә барлык уку предметлары буенча тиешле программалар әзерләнгән һәм мәктәп белән эшли ала торган оешмалар исемлеге билгеләнгән.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән «Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы мәктәбе» проекты кысаларында уку йортлары мәктәп укучыларын укыту һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча иң яхшы практикалар җыелган федераль программаларны куллана алачак. Бердәм стандартларны куллану укытучыларны белем бирү программаларын мөстәкыйль язу зарурлыгыннан азат итәчәк, шул рәвешле, мәктәпләрнең эше синхронизацияләнәчәк һәм педагогларга өстәмә бюрократик йөкләмә кыскартылачак.